Казан шәһәренең «Апрель» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә педагоглар көзгә багышланган дәрес үткәрделәр.
Бу чын костюмлы тамаша иде. Матур костюмнар кигән белгечләр шатлык атмосферасы тудырдылар. Балалар өчен төрле танып белү уеннары оештырылды, катнашучыларга ел фасыллары турында белемнәрен ныгыту, табигать турында яңа кызыклы фактлар белү өчен биремнәр тәкъдим ителде. Аларга тирә-юньдәге дөньяга һәм барлык тереклеккә сакчыл мөнәсәбәт кирәклеге турында тагын бер тапкыр искә төшерделәр.
Шулай ук дәрестә балалар көзге кул эшләре ясадылар. Киләчәктә алар белән тернәкләндерү үзәге кабинетларын бизәячәкләр.