Чагыштырмача яңа, әмма инде бөтен кеше яраткан бәйрәм октябрьнең өченче якшәмбесендә билгеләп үтелә. Быел Әтиләр көне 15 октябрьгә туры килә.
Гаилә бәйрәме Россия Президенты Владимир Путин указы буенча беренче тапкыр 2021 елда билгеләп үтелде. Бу дата гаилә институтын һәм гаилә кыйммәтләрен ныгытырга, бала тормышында аталыкның әһәмиятен арттырырга тиеш.
Имин гаилә – нык һәм уңышлы үсеш алган дәүләтнең нигезе. Гаилә институтына ярдәм итүгә һәм аны яклауга җәмгыять тарафыннан да, дәүләт дәрәҗәсендә дә зур игътибар бирелә. Татарстан Республикасында балалы гаиләләргә адреслы ярдәм күрсәтү буенча социаль әһәмиятле чаралар гамәлгә ашырыла, гаилә мөнәсәбәтләренең уңай тәҗрибәсен тарату буенча мәдәни, спорт, ял, мәгълүмати-агарту чаралары оештырыла.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы «Аталар берлеге» белән берлектә гаиләнең җәмгыятьтә абруен күтәрү, өлкәннәр һәм балалар арасындагы мөнәсәбәтләрне яхшырту, ятимлек проблемаларына игътибар җәлеп итү буенча проектларны тормышка ашыра.
Министрлык тарафыннан ай саен алимент йөкләмәләре мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү көннәре үткәрелә. Алар шулай ук әтиләренең игътибарын бала тормышында катнашу кирәклегенә юнәлтә.
Гаилә һәрвакыт игелек, мәхәббәт, үзара аңлашу, ярдәмчеллек кебек төп кыйммәтләрне саклаучы булган, булып кала һәм булачак та. Ә әтисендә бала батырлык, намус һәм ватанпәрвәрлек үрнәге дә күрә. Шуңа күрә традицион гаилә модельләрен һәм кыйммәтләрен хөрмәт итү, бала-ата мөнәсәбәтләрен ныгыту, онытылган гаилә гореф-гадәтләрен торгызу һәм популярлаштыру мөһим.