Биектау районында «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өй бүлеге социаль хезмәткәрләре Әтиләр көненә «Парк ретриты» технологиясе буенча чара уздырдылар. Социаль хезмәтләр алучылар өчен музейга экскурсия оештырдылар, алар белән фотолар карадылар һәм парк зоналары буйлап йөрделәр. Өлкәннәр балачак хатирәләре белән уртаклаштылар, кайгыртучан һәм Бөек Ватан сугышы фронтларында сугышкан батыр әти-әниләре турында сөйләделәр.