Яшел Үзәннең «Ышаныч» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенең стационар төркеме тәрбияләнүчеләре бер тапкыр кулланыла торган кәгазь тәлинкәләрдән сәнгатьле конструкцияләү буенча яңа технологияне үзләштерә.
Бүген Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Адель Мөбарәкшин «Инвалидларны комплекслы тернәкләндерү һәм абилитацияләү мәсьәләләре буенча Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 390962-8 номерлы федераль закон проекты турында» темасына парламент тыңлауларында катнашты. Чара онлайн форматта узды.
Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының «Искиткеч сигезлек» командасы «Үз биеклегеңә мен. Төбәкләр берлеге» федераль интеллектуаль проектында катнашачак.
Узган шимбәдә, 14 октябрьдә, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы коллективы «Урманны саклыйк» табигатьне саклау акциясендә катнашты.
Президент грантлары фонды ярдәме белән 15 октябрьдә Казанда Даун синдромы белән авыручы балаларны үстерү үзәге ачылды. Ул Гимнастика һәм спорт академиясе филиалы базасында эшләячәк.
Көзнең соңгы кояшлы көннәрендә Арча районында «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә хезмәткәрләр балалар белән бергә учреждение территориясендә агачлар һәм куаклар утырттылар. Чараның максаты – тәрбияләнүчеләрдә экологик культура формалаштыру.
Казанда «Апрель» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә вакытлыча тору төркеме өчен чыгарылыш кичәсе булды.
Яр Чаллының «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә «Мин – әни. Иртә үсеш өчен үсеш мохитен оештыру» социаль проектының чаралар планын тормышка ашыру кысаларында эшче төркемнең йомгаклау утырышы узды. Проект «Татнефть» хәйрия фонды гранты иясе. Эш барышында бюджетны үзләштерү буенча нәтиҗәләр ясалды, максатчан төркем белән эшчәнлек нәтиҗәләре анализланды.
1970 елның 15 октябрендә беренче тапкыр Халыкара ак кул таягы көне билгеләп үтелә. Бөтенроссия сукырлар җәмгыяте Ак кул таягы көнен үткәрүгә 1987 елда кушыла.
Иртәгә, 15 октябрьдә, республика башкаласында Даун синдромы белән авыручы балаларны үстерү үзәген ачу тантанасы була. Чараны оештыручы – Гимнастика һәм спорт академиясе директоры, «Виктори благо» хәйрия фонды җитәкчесе, VFC спорт кампаниясенә нигез салучы, спорт мастеры Алинә Лабутина.