Бүген Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Адель Мөбарәкшин «Инвалидларны комплекслы тернәкләндерү һәм абилитацияләү мәсьәләләре буенча Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 390962-8 номерлы федераль закон проекты турында» темасына парламент тыңлауларында катнашты. Чара онлайн форматта узды.
Элегрәк, 12 октябрьдә, «Инвалидларны комплекслы тернәкләндерү һәм абилитацияләү турында федераль закон проектын карау» темасына эшче киңәшмәдә министр Эльмира Зарипова катнашты. Чара Федерация Советы Рәисе урынбасары Инна Святенко рәислегендә узды.
«Инвалидларны комплекслы тернәкләндерү системасын булдыру процессы дәвам итәчәк. Профильле министрлыклар белән закон проектын җентекләп эшкәртү тернәкләндерүнең барлык аспектларын үз эченә алган һәм бөтен ил территориясендә югары сыйфатлы тернәкләндерү хезмәтләре күрсәтүче реаль гамәлдәге механизмны эшләтеп җибәрергә мөмкинлек бирәчәк», – дип билгеләп үтте Инна Святенко.