«Өмет чаткысы» үзәге тәрбияләнүчеләре агач утыртуда катнаштылар

2023 елның 16 октябре, дүшәмбе

Көзнең соңгы кояшлы көннәрендә Арча районында «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә хезмәткәрләр балалар белән бергә учреждение территориясендә агачлар һәм куаклар утырттылар. Чараның максаты – тәрбияләнүчеләрдә экологик культура формалаштыру.

Агач утырту файдалы гына түгел, кызыклы эш тә. Балалар агач утырту процессында катнаша алдылар. Эш барышында балаларга алар утырткан агачлар һәм куаклар турында сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International