Узган шимбәдә, 14 октябрьдә, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы коллективы «Урманны саклыйк» табигатьне саклау акциясендә катнашты.
Бу чараның максаты республиканың урман ресурсларын үрчетү һәм арттыру гына түгел, ә гражданнарда урманга сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү, җәмгыятьнең игътибарын аның саклану проблемаларына җәлеп итү, экологик хәлне һәм халыкның яшәү шартларын яхшырту.
Быел Россия Президенты табигатьне саклау эшчәнлеге, экология һәм транспорт мәсьәләләре буенча махсус вәкиле, РФ Иминлек советының даими әгъзасы Сергей Иванов белән очрашуда экологиягә сакчыл мөнәсәбәтнең мөһимлеген билгеләп үтте. «Даими мәгънәгә ия булган сораулар бар. Алар икътисад өчен дә, һәр кеше өчен дә зур әһәмияткә ия – бу, беренче чиратта, экология белән бәйле мәсьәләләр», – дип ассызыклады Владимир Путин.