Алабуга районында «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге тәрбияләнүчеләре «Урманны саклыйк» республика табигатьне саклау акциясе кысаларында Танай урманына чыктылар.
Алабуга районында «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге «Актив озын гомерлелек» темасына түгәрәк өстәл уздырды. Чарада «Алабуганың көмеш волонтерлары» отряды активистлары, район Ветераннар советы, территориаль үзидарә органнары вәкилләре катнашты.
Бүген Республика сукырларны һәм начар күрүчеләрне социаль тернәкләндерү үзәгендә һәркемгә таныш «Могҗизалар кыры» («Поле чудес») телевизион уены презентациясе узды. Уен өчен барабанны үз куллары белән үзәкнең белгече Георгий Потапов ясаган. Ул уенны да үткәрде.
Мөмкинлекләре чикле талантлы балаларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү, җәмгыятьтә аларга карата уңай мөнәсәбәт формалаштыру, мондый кешеләрдә актив тормыш позициясен формалаштыру өчен «Сандугач» хәйрия фонды «Нур» хатын-кызлар социаль инициативалары ассоциациясе белән берлектә «Кояш һәркемдә» хәйрия фестивален оештыра.
«Иртә һөнәри юнәлеш бирү» модуле кысаларында Алексеевск районының «Кайгырту» социаль приютында «Игътибар үзлекләре» дигән танып белү дәресе узды. Ул балаларда үз мөмкинлекләрен өйрәнүгә кызыксыну формалаштыруга, уку һәм һөнәри эшчәнлектәге уңышларда игътибарның ролен ачуга юнәлдерелгән.
Бөтенроссия саңгыраулар җәмгыятенең Яшел Үзән җирле оешмасы рәисе Марина Кудрявцева инициативасы белән 13 октябрьдә Яшел Үзән шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге базасында саңгыраулар җәмгыяте әгъзаларының «Тандер» АҖ («Магнит» кибетләр челтәре) һәм «Агроторг» АҖ («Пятерочка» кибетләр челтәре) вәкилләре белән очрашуы узды.
Зәй районының «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар белән «Социаль челтәрләрдә минем уңайлы мохитем» дигән төркемле чара уздырдылар. Чара Интернетта үз-үзеңне тотуның төп кагыйдәләрен өйрәнүгә юнәлдерелгән.
«Ярдәм кулы» технологиясе кысаларында Теләче районының «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә чираттагы дәрес үткәрделәр. Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре Фәния Гайнетдинова һәм Ләйсән Хөсәенова социаль хезмәтләр алучылар белән шәхси гигиена турында сөйләштеләр.
Яр Чаллы шәһәрендәге «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең спорт мәйданчыгында физик һәм психик тайпылышлары булган яшьләр өчен Махсус Олимпиада кысаларында «Футбол – спорт уены» чарасы уздырылды. Ул сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлдерелгән.
ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә. Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.