Президент грантлары фонды ярдәме белән 15 октябрьдә Казанда Даун синдромы белән авыручы балаларны үстерү үзәге ачылды. Ул Гимнастика һәм спорт академиясе филиалы базасында эшләячәк (Казан шәһәре, Космонавтлар урамы, 44 йорт).
Ачылу тантанасында Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Адель Мөбарәкшин катнашты.
Чараны оештыручы – Гимнастика һәм спорт академиясе директоры, «Виктори благо» хәйрия фонды җитәкчесе, VFC спорт кампаниясенә нигез салучы, спорт мастеры Алинә Лабутина.
Даун синдромы белән авыручы балаларның үсеш үзәгендә балалар иҗат белән шөгыльләнәчәк, үзләренең интеллектуаль һәм физик сәләтләрен үстерәчәк.
Фото авторы: «Гимнастика һәм спорт академиясе» спорт һәм социаль проектлар үзәге» АКБО