Казанда Даун синдромы белән авыручы балаларны үстерү үзәге ачыла

2023 елның 14 октябре, шимбә

Иртәгә, 15 октябрьдә, республика башкаласында Даун синдромы белән авыручы балаларны үстерү үзәген ачу тантанасы була. Чараны оештыручы – Гимнастика һәм спорт академиясе директоры, «Виктори благо» хәйрия фонды җитәкчесе, VFC спорт кампаниясенә нигез салучы, спорт мастеры Алинә Лабутина.

Бәйрәмгә академиянең сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән тәрбияләнүчеләре һәм аларның әти-әниләре чакырылган.

Гимнастика һәм спорт академиясе 2009 елдан бирле уңышлы эшли. Академия тәрбияләнүчеләре бөтен Россия буенча ярышларда катнашалар һәм көчле тренерлар составы ярдәмендә спорт биеклекләренә ирешәләр, бөтенроссия һәм халыкара турнирларда медальләр яулыйлар.

Академия шулай ук онкология авырулары һәм Даун синдромы булган балаларны да игътибарсыз калдырмый. Менә инде 14 елдан артык турнирлардан җыелган акчага Анжела Вавилова фондына системалы рәвештә хәйрия ярдәме күрсәтелә, техник тернәкләндерү чаралары сатып алына. Бүләкләр сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларга турнирларда тапшырыла, шуңа күрә ярышларда катнашучыларның барысы да үзләрен ярдәмгә һәм изге эшкә катнашлы итеп хис итә.

Академиягә нигез салучы Алинә Лабутина карары буенча, түләүсез нигездә гимнастика белән үзенчәлекле балалар да шөгыльләнә алсын өчен төркемнәр ачыла. Даун синдромы белән авыручы балаларның үсеш үзәгендә балалар иҗат белән шөгыльләнәчәк, үзләренең интеллектуаль һәм физик сәләтләрен үстерәчәк.

Үткәрү урыны: Казан шәһәре, Космонавтлар урамы, 44 йорт, Гимнастика һәм спорт академиясе филиалы. Чара 12:00 сәгатьтә башлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International