Ак кул таягы айлыгы башланды

2023 елның 16 октябре, дүшәмбе

1970 елның 15 октябрендә беренче тапкыр Халыкара ак кул таягы көне билгеләп үтелә. Бөтенроссия сукырлар җәмгыяте Ак кул таягы көнен үткәрүгә 1987 елда кушыла.

Халыкара ак кул таягы көненең максаты – җәмгыятьнең игътибарын сукырлар һәм начар күрүчеләр проблемаларына җәлеп итү, аларга толерантлы мөнәсәбәт формалаштыру. Ак кул таягы сукыр кешеләргә тулы һәм мөстәкыйль тормыш алып барырга, ирекле һәм куркынычсыз хәрәкәт итәргә мөмкинлек бирә.

Россиядә 15 октябрь һәм 13 ноябрь, Халыкара сукырлар көне, арасында, ел саен Ак кул таягы айлыгы уза: җәмәгатьчелекне сукыр кешеләр проблемалары белән таныштыру максатыннан семинарлар, түгәрәк өстәлләр, лекцияләр һәм башка мәгърифәтчелек чаралары оештырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International