Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының «Искиткеч сигезлек» командасы «Үз биеклегеңә мен. Төбәкләр берлеге» федераль интеллектуаль проектында катнашачак.
Проектта Россия Федерациясенең 9 төбәгендәге интернат-йортларда яшәүче 140тан артык өлкән яшьтәге кеше һәм инвалид катнашачак. Интеллектуаль ярышларга Ростов, Самара өлкәләре, Татарстан, Башкортостан, Төмән, Карелия, Владимир, Волгоград һәм Тула өлкәләре командалары әзерләнә. Онлайн уеннар 8 ай дәвамында узачак.
Проект Президент грантлары фонды ярдәме белән гамәлгә ашырыла.