Яр Чаллының «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә «Мин – әни. Иртә үсеш өчен үсеш мохитен оештыру» социаль проектының чаралар планын тормышка ашыру кысаларында эшче төркемнең йомгаклау утырышы узды. Проект «Татнефть» хәйрия фонды гранты иясе. Эш барышында бюджетны үзләштерү буенча нәтиҗәләр ясалды, максатчан төркем белән эшчәнлек нәтиҗәләре анализланды.
Проект җитәкчесе Альмира Зарипова сүзләренчә, акча тулысынча үзләштерелгән. Өстәмә рәвештә калган акчага ике белгеч Санкт-Петербургның «Иматон» практик психология институтында квалификациясен күтәрә алды, яңа психокоррекцион методикалар, методик кулланмалар урнаштыру өчен җиһазлар, максатчан төркем белән арт-терапевтик дәресләр үткәрү өчен чыгым материаллары сатып алынды.
Проектны гамәлгә ашыру чорында 300дән артык хатын-кызны җәлеп иттеләр, 3 яңа технология кертелде, Татарстан Республикасының социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләреннән һәм Яр Чаллы шәһәренең медицина учреждениеләреннән 19 белгеч максатчан төркем белән эшләү буенча методик эшләнмәләр һәм тарату материаллары комплектларын алдылар һәм йөкле хатын-кызлар белән эшләүдә инновацион технологияләрне куллану буенча дүрт мастер-класста белем алдылар.
Социаль проект чаралары шәһәрдә популяр. Аның барлык катнашучылары белгечләрнең эшенә югары бәя бирделәр.