ЯҢАЛЫКЛАР


19
октябрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

17–19 октябрьдә Министрлыкның Республика ресурс үзәгендә «Халыкны эш белән тәэмин итү өлкәсендә дәүләт хезмәтләрен күрсәтүнең актуаль мәсьәләләре» дигән квалификация күтәрү программасы буенча укулар узды.

«Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Алабуга медицина көллиятенең чыгарылыш төркеме булды. Студентлар учреждениегә тернәкләндерү эшчәнлеге белән танышу өчен килде.

16–18 октябрьдә Төмәндә «Браилиада» IV Бөтенроссия Брайль системасы буенча уку һәм язу конкурсы узды. Конкурс Россиядә Педагог һәм остаз елына багышланган.

18 октябрьдә Әлмәт муниципаль районының «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегендә беренче тапкыр Йөкле хатын-кызлар көне билгеләп үтелде.

«Юл картасы» буенча агымдагы елга план – сәламәтлек үзенчәлекләре булган 6 530 гражданны эшкә урнаштыру.

Алабуга районында «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Леонид Барышев булды. «Махеевъ» сәүдә маркасының 25 еллык юбилее хөрмәтенә үзәктә аш-су фестивале уздырылды, анда социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе тәрбияләнүчеләре катнашты.

Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты хезмәткәрләре һәм социаль хезмәтләр алучылар җиләк-җимеш агачлары утырттылар.

25 октябрьдә һәм 2 ноябрьдә «Э-моция» Иҗади инклюзив студиясе «Иске Казан әкиятләре» гипертекстлы fashion-спектакленең премьерасына чакыра. Спектакльнең модалы өлеше һөнәрчелек киезеннән костюмнар коллекциясе белән тәкъдим ителә.


18
октябрь, 2023 ел
чәршәмбе

2023 елда Татарстан Республикасында рәсми рәвештә теркәлгән эшсезлекнең рекордлы түбән дәрәҗәсе күзәтелә – эшче көч санының 0,27 %. Чагыштыру өчен: соңгы 15 елда, эшсезлек дәрәҗәсе югары булган 2009 һәм 2020 еллардан тыш, аның уртача саны 0,97 % тәшкил итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International