16–18 октябрьдә Төмәндә «Браилиада» IV Бөтенроссия Брайль системасы буенча уку һәм язу конкурсы узды. Конкурс Россиядә Педагог һәм остаз елына багышланган.
«Браилиада»ның төп миссиясе – күрү буенча инвалидлар арасында Брайль системасы буенча уку һәм язу системасын пропагандалау.
Ярышларда Россиянең төрле почмакларыннан 10 команда катнашты. Һәр командада 3 катнашучы иде. Татарстан Республикасы командасы составында Республика сукырларны һәм начар күрүчеләрне социаль тернәкләндерү үзәгенең ике педагогы керде.
Нәтиҗәләр буенча Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Татар төбәк оешмасы командасы икенче урынны яулады.