ЯҢАЛЫКЛАР


19
октябрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

25 октябрьдә һәм 2 ноябрьдә «Э-моция» Иҗади инклюзив студиясе «Иске Казан әкиятләре» гипертекстлы fashion-спектакленең премьерасына чакыра. Спектакльнең модалы өлеше һөнәрчелек киезеннән костюмнар коллекциясе белән тәкъдим ителә.


18
октябрь, 2023 ел
чәршәмбе

2023 елда Татарстан Республикасында рәсми рәвештә теркәлгән эшсезлекнең рекордлы түбән дәрәҗәсе күзәтелә – эшче көч санының 0,27 %. Чагыштыру өчен: соңгы 15 елда, эшсезлек дәрәҗәсе югары булган 2009 һәм 2020 еллардан тыш, аның уртача саны 0,97 % тәшкил итә.

Менделеевск муниципаль районында «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Время побед» АКБОның «Сәламәт бул» кислород фитобары» проектын тормышка ашыру дәвам итә. Проектны гамәлгә ашыруда гражданлык җәмгыятен үстерүгә республика гранты акчалары кулланыла.

17 октябрьдә Татарстанда 12 сәгатьлек «ВСЕ СВОИ» телемарафоны узды. Бу контракт буенча хезмәт итүгә багышланган зур патриотик акция.

17–18 октябрьдә Казан федераль университетының Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбендә «Татарстан Республикасының иң яхшы дәүләт граждан хезмәткәре» республика конкурсының финалы уза.

Яралану, инвалидлык өчен айлык түләүләр, балаларга пособие һәм башка күп нәрсәләр. Ватанны сакларга киткәннәргә төрле өлкәләрдә ярдәм итәләр. Яклаучылар өйдә булмаганда, аларның тормыш иптәшләренә, балаларына һәм ата-аналарына табиблар белән дә, уку белән дә ярдәм итәчәкләр, хәтта өйгә газ кертәчәкләр. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ярдәм турында тулырак сөйләделәр.

Татарстан Республикасы эш бирүчеләре «Россиядә эш» хезмәт мөнәсәбәтләре һәм мәшгульлек өлкәсендә бердәм цифрлы платформасында 45 155 вакансия тәкъдим итә.

Алабуга районында «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә кызыклы идеяләр тормышка ашырыла, аларның һәрберсе кешеләрнең тормышын яхшы якка үзгәртә ала. Мәсәлән, көндезге тору бүлегендә психик тайпылышлары булган инвалидлар өчен волонтерлык хәрәкәте барлыкка килде.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы «Минем бизнес» үзәге социаль контракт нигезендә ярдәм алучылар өчен даими рәвештә укулар үткәрә. Экспертлар эшкуарлык эшчәнлеге нигезләре турында сөйлиләр, шул исәптән финанслау алу өчен предприятиенең бизнес-планын төзергә өйрәтәләр.

Татарстан икътисадының 2024–2030 елларга кадрлар әзерләү ихтыяҗыннан чыгып, киләсе елларда республика хезмәт базарында машина йөртүчеләр, слесарьлар, эретеп ябыштыручылар, лаборантлар, шәфкать туташлары, кондитерлар, аш-су осталары, тәрбиячеләр кирәк булачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International