25 октябрьдә һәм 2 ноябрьдә «Э-моция» Иҗади инклюзив студиясе «Иске Казан әкиятләре» гипертекстлы fashion-спектакленең премьерасына чакыра. Спектакльнең модалы өлеше һөнәрчелек киезеннән костюмнар коллекциясе белән тәкъдим ителә.
Шагыйрь Игорь Тишинның эшкәртүендә гипертекст – Казан риваятьләре турында күзаллаулар. 2023 елның язында «Э-моция» әдәби конкурс үткәргән, анда 12 яшьтән өлкәнрәк дистәләгән авторлар катнашкан. Иң яхшы конкурс эшләре спектакльнең нигезенә салынган.
«Иске Казан әкиятләре»нә музыканы композитор Эльмир Низамов язган. Неля Суркина спектакленең сәнгать җитәкчесе һәм режиссеры.
25 октябрьдә, премьера көнендә, әдәби конкурс җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы була.
Күрсәтүләр «Әкият» балалар үзәгенең концерт залында узачак (Петербург урамы, 57 йорт, 1 кат). Спектакльләр 18:30 башлана.
Керү бушлай, ләкин алдан теркәлергә кирәк:
25 октябрь – https://e-mociya.timepad.ru/event/2622950/,
2 ноябрь – https://e-mociya.timepad.ru/event/2622954/.
«Иске Казан әкиятләре» гипертекст инклюзив спектакле» проекты «Мәдәният» милли проектының «Иҗади кешеләр» федераль проекты кысаларында, «Россия мәдәният фонды» оешмасы тарафыннан бирелгән грантны кулланып тормышка ашырыла.