Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты хезмәткәрләре һәм социаль хезмәтләр алучылар җиләк-җимеш агачлары утырттылар.
Аларны утырту яз көне үк планлаштырылган иде. Хәйриячеләр ярдәме белән учреждениедә биш сортлы алма, чия, слива, карлыган һәм малина үсентеләре сатып алынды. Калган барлык утырту эшләре интернат-йортта яшәүчеләр көче белән башкарылды.
Учреждение белгечләре билгеләп үткәнчә, социаль хезмәтләр алучыларны участокны яшелләндерүгә һәм төзекләндерүгә җәлеп итү аларның эмоциональ халәтенә уңай йогынты ясый.