Алабуга районында «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Леонид Барышев булды. «Махеевъ» сәүдә маркасының 25 еллык юбилее хөрмәтенә үзәктә аш-су фестивале уздырылды, анда социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе тәрбияләнүчеләре катнашты.
Жюри составына «ЭССЕН Продакшн АГ» АҖ генераль директоры Леонид Барышев, коммуникацияләр буенча директор Аделя Абдуллина, «Астра» үзәге җитәкчесе Галина Калашникова керде.
Конкурс онытылмаслык булды: балалар бургерлар әзерләделәр, татлы кәрзиннәр формалаштырдылар, иҗади номерларда катнаштылар. Очрашу балалар өчен һөнәри юнәлеш бирү дәресе булды, уңай эмоцияләр белән тулыланырга, яңа осталыкка өйрәнергә мөмкинлек бирде.
«ЭССЕН Продакшн АГ» АҖ компаниясе фестивальдә катнашучыларга азык-төлек җыелмалары, бүләкләр һәм дипломнар бирде.