«Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Алабуга медицина көллиятенең чыгарылыш төркеме булды. Студентлар учреждениегә тернәкләндерү эшчәнлеге белән танышу өчен килде.
Яшьләргә тернәкләндерү процессының формалары, төрләре, ысуллары һәм технологияләре тәкъдим ителде. Алар медицина һәм социаль бүлекләрнең эш үзенчәлекләре белән таныштылар, үзенчәлекле балалар һәм яшүсмерләр белән эшләүче персоналның эше нечкәлекләре турында белделәр.
«Астра» үзәге директоры Галина Калашникова экскурсия үткәрде һәм үзәкнең техник җиһазлануы турында җентекләп сөйләде, белгечләрнең хезмәт шартларын күрсәтте һәм эшкә урнашу өчен мөмкинлекләр турында сөйләде.