Мәшгульлек үзәкләре белгечләре һөнәри компетенцияләрен камилләштерүләрен дәвам итәләр

2023 елның 19 октябре, пәнҗешәмбе

17–19 октябрьдә Министрлыкның Республика ресурс үзәгендә «Халыкны эш белән тәэмин итү өлкәсендә дәүләт хезмәтләрен күрсәтүнең актуаль мәсьәләләре» дигән квалификация күтәрү программасы буенча укулар узды.

Курсның төп бурычлары халыкны эш белән тәэмин итү өлкәсендә дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең сыйфатын һәм мөмкинлеген тәэмин итү, хезмәт алучыларның барлык категорияләре белән нәтиҗәле хезмәттәшлек итү максатыннан мәшгульлек хезмәте белгечләренең һөнәри әзерлек дәрәҗәсен арттыру зарурлыгы белән бәйле.

Уку барышында эшсез гражданнарга социаль түләүләрне гамәлгә ашыру тәртибен, эш эзләүдә кыенлыклар кичерүче затларны эшкә урнаштыру үзенчәлекләрен, шулай ук эшсез гражданнарның һөнәри ориентациясен һәм социаль адаптациясен оештыру мәсьәләләре каралды. Инвалид гражданнар белән эшләү буенча белгечләр әзерләүгә аерым игътибар бирелде.

Спикерлар Министрлык, Яр Чаллы шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге вәкилләре, Казанның югары уку йортлары укытучылары, шулай ук Кадрлар менеджменты ассоциациясенең рекрутмент өлкәсендәге белгечләр иде.

Халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләре белгечләре һөнәри эшчәнлекләрен нәтиҗәле гамәлгә ашыру өчен кирәкле һөнәри компетенцияләрне камилләштерделәр. Барлык тыңлаучылар да курсның югары практик әһәмиятен билгеләп үттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International