ЯҢАЛЫКЛАР


20
октябрь, 2023 ел
җомга

17 октябрьдә «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты хезмәткәрләре һәм тәрбияләнүчеләре «ВСЕ СВОИ» республика телемарафонына кушылдылар.

Кукмара районында «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияче Фәйрүзә Абдуләхәтова социаль хезмәтләр алучылар өчен террорчылыкка каршы юнәлештәге мультфильмнар карау оештырды.

Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен спорт – тернәкләнүгә һәм әйләнә-тирә дөнья белән элемтәләрне киңәйтүгә адым. Бу үзеңә һәм тирә-юньдәгеләргә теләсә нинди авыр ситуациядән җиңүче булып чыга алуыңны исбатлау өчен искиткеч мөмкинлек.

Шушы көннәрдә Яшел Үзән шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгече «Ышаныч» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә булган балалар белән чираттагы һөнәри юнәлеш бирү дәресе үткәрде.

«Куркынычсызлык мәктәбе» технологиясе кысаларында Мамадыш районы «Кайгырту» комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлеге белгече Гүзәл Андреева «Киселү, җәрәхәтләнү һәм агулану вакытында беренче ярдәм» дигән темага дәрес үткәрде. 


19
октябрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күпсанлы мөрәҗәгатьләренә җавап итеп хәбәр итә.

19 октябрьдә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы Социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча өчьяклы республика комиссиясе каршындагы Хезмәт өчен түләү, халыкның керемнәре һәм тормыш дәрәҗәсе буенча координация советы утырышын уздырды. Чара видеоконференция форматында узды.

17–19 октябрьдә Министрлыкның Республика ресурс үзәгендә «Халыкны эш белән тәэмин итү өлкәсендә дәүләт хезмәтләрен күрсәтүнең актуаль мәсьәләләре» дигән квалификация күтәрү программасы буенча укулар узды.

«Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Алабуга медицина көллиятенең чыгарылыш төркеме булды. Студентлар учреждениегә тернәкләндерү эшчәнлеге белән танышу өчен килде.

16–18 октябрьдә Төмәндә «Браилиада» IV Бөтенроссия Брайль системасы буенча уку һәм язу конкурсы узды. Конкурс Россиядә Педагог һәм остаз елына багышланган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International