Быел Татарстанда 6,5 меңнән артык инвалид эшкә урнашкан

2023 елның 19 октябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасында инвалид гражданнарны хезмәт эшчәнлегенә җәлеп итү буенча системалы эш алып барыла. Республиканың барлык халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә сәламәтлек үзенчәлекләре булган эшкә урнашуга мохтаҗ булган эш эзләүчеләрнең исәп-хисабы алып барыла. Адреслы эш мәшгульлек үзәгенә мөрәҗәгать итүчеләр белән генә түгел, ә шәхси тернәкләндерү һәм абилитацияләү программалары буенча башка гражданнар белән дә алып барыла.

Кураторлык системасы уңышлы эшли. Ул Татарстанның һәр мәшгульлек үзәгендә кертелгән. Бүгенге көндә 69 белгеч инвалидлар белән эшләү буенча җаваплы итеп билгеләнгән.

Эшкә яраклы яшьтәге инвалидларның мәшгульлеген тәэмин итү бурычына ирешү өчен, 2017 елдан башлап Татарстан Республикасында ел саен «юл карталары» эшләнә. 2023 ел ахырына республикада 6 530 инвалидны эшкә урнаштыру планлаштырылган. 1 октябрьгә әлеге категориядәге 6 546 граждан эш тапкан инде.

Агымдагы елның 9 ае йомгаклары буенча республиканың мәшгульлек үзәкләренә сәламәтлек үзенчәлекләре булган 1 527 дәгъвачы мөрәҗәгать иткән, аларның 78 % артыгы эшкә урнаштырылган. Теркәү исәбендә 446 эшсез инвалид тора.

Республикада эшкә урнашкан инвалидлар өлеше 30,64 % тәшкил итә – бу Идел буендагы иң яхшы күрсәткеч.

Татарстанда инвалидлар нигездә мәгариф өлкәсендә мәшгуль – 5 566 кеше. Шулай ук алар сәламәтлек саклау (3 506 кеше), коры җир һәм торба үткәргеч транспорты (2 345 кеше) өлкәсендә хезмәт эшчәнлеген алып баралар, хәрби иминлекне тәэмин итү, мәҗбүри социаль тәэмин итү буенча дәүләт идарәсе органнарында (1 686 кеше) һ. б. эшлиләр.

Эшсез инвалидларга эш белән тәэмин итү өчен өстәмә мөмкинлекләр бирү максатыннан, үз эшләрен ачуда ярдәм итү буенча дәүләт хезмәтләре күрсәтелә. Мәсәлән, 2023 елның 9 аенда мәшгульлек хезмәте ярдәмендә 13 кеше үз эшен ачты. Һәркемгә 145,1 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган финанс ярдәме күрсәтелде.

Татарстан Республикасы шәһәр һәм районнарының халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә инвалидлар категориясенә караган эшсез һәм эш эзләүче гражданнарга һөнәри юнәлеш бирү, психологик ярдәм күрсәтү, хезмәт базарында социаль адаптация, һөнәри белем бирүне оештыру һәм өстәмә һөнәри белем бирү буенча хезмәтләр күрсәтелә. Бу чаралар сәламәтлек үзенчәлекләре булган кандидатларның хезмәт базарында конкурентлыкка сәләтлелеген арттырырга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International