Республика мәшгульлек үзәкләре мөрәҗәгать иткән гражданнарның 70 % эшкә урнаштырган

2023 елның 18 октябре, чәршәмбе

2023 елда Татарстан Республикасында рәсми рәвештә теркәлгән эшсезлекнең рекордлы түбән дәрәҗәсе күзәтелә – эшче көч санының 0,27 %. Чагыштыру өчен: соңгы 15 елда, эшсезлек дәрәҗәсе югары булган 2009 һәм 2020 еллардан тыш, аның уртача саны 0,97 % тәшкил итә.

Бүгенге көндә республика халкының мәшгульлек дәрәҗәсе 62 % тәшкил итә. Россия буенча бу күрсәткеч 60,8 %, Идел буе федераль округы буенча 60,1 % тәшкил итә.

Эшсезлекнең түбән дәрәҗәсе җитештерүне киңәйтү, предприятиеләрдән заказлар үсеше, импортны алмаштыру технологияләрен кертү, хезмәт күрсәтү өлкәсен үстерү белән бәйле, бу кадрларга ихтыяҗның үсүенә китерә. Эш белән тәэмин ителү үсеше тенденциясе барлыкка килде. 2023 елның икенче кварталы нәтиҗәләре буенча, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, мәшгульләр саны 44,1 мең кешегә арткан һәм 2 022,3 мең кеше тәшкил итә.

Татарстанлыларны эшкә урнаштыруда халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләре зур роль уйный. Быел алар эш эзләп мөрәҗәгать иткән гражданнарның 70 % эшкә урнаштырган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International