18 октябрьдә Әлмәт муниципаль районының «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегендә беренче тапкыр Йөкле хатын-кызлар көне билгеләп үтелде.
Чарага бала көткән социаль хезмәт алучыларны чакырдылар. Шулай ук төрле ведомство вәкилләре һәм күпбалалы әниләр катнашты.
Йөкле хатын-кызларга түләүләр һәм пособиеләр мәсьәләләре буенча консультацияләр бирелде, аларга йөклелек вакытында төрле авыруларны профилактикалау турында сөйләделәр.
Бәхетле күпбалалы аналарның хикәяләре очрашуның күңелле бер мизгеле булды.