Психик тайпылышлары булган гражданнар өчен билгеләнгән Яшел Үзән интернат-йортының «Илһам» хореография коллективы Inclusive Dance XI Халыкара хәйрия бию фестивалендә катнашты. Чара Мәскәүдә узды.
Бүген Казанның «Апрель» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә V Иртә ярдәм турында хәбәрдарлык атнасына йомгак ясадылар. 23–29 октябрьдә учреждениедә түгәрәк өстәлләр, белгечләр өчен мастер-класслар, ата-аналар өчен вебинарлар узды. Белгечләр көн саен әти-әниләренең сорауларына җавап бирделәр.
Лениногорск районының «Исток–Башлангыч» социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Карау һәм тернәкләндерү мәктәбе» технологиясен тормышка ашыру кысаларында «Аз хәрәкәтләнүче гражданнарның ашау процессын җиңеләйтү һәм тернәкләндерүнең техник чаралары» дигән темага социаль-тернәкләндерү чарасы узды. Аны социаль эш буенча белгеч Виктория Гобәйдуллина үткәрде.
Өлкән яшьтәге гражданнарның торак биналарында янгыннарны кисәтү максатыннан Буа районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өй бүлеге хезмәткәрләре ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге гражданнар белән даими рәвештә профилактик эш алып баралар.
Кайнар элемтә 19 октябрьдән 3 ноябрьгә кадәр эшләячәк.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күпсанлы мөрәҗәгатьләренә җавап итеп хәбәр итә.
Тернәкләндерү чаралары кысаларында Теләче районындагы «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге тарафыннан «Бармак гимнастикасы» технологиясе буенча эш алып барыла. Бу технология – кулларның, бармакларның хәрәкәтчәнлеген саклап калу һәм яхшырту өчен яхшы мөмкинлек.
Танып белү процессын үстерү һәм өлкәннәрдә деменцияне профилактикалау максатыннан Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты белгечләре үз эшләрендә төрле технологияләр кулланалар.
Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә атна саен көндезге тору бүлегендә хезмәт алучылар өчен социаль-көнкүреш адаптациясе буенча дәресләр уза.
Алабуганың өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләрнең көндезге ялын оештыруның төрле формалары кулланыла. Аларның берсе – пластилин белән рәсем ясау.