Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күпсанлы мөрәҗәгатьләренә җавап итеп хәбәр итә.
Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 112 нче статьясы нигезендә 4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне – эшләми торган бәйрәм көн булып санала.
Ял һәм эшләми торган бәйрәм көннәре туры килгән очракта ял көне бәйрәмнән соң килгән икенче эш көненә күчерелә. 2023 елда 4 ноябрь шимбәгә туры килә, шуңа күрә ял көне 6 ноябрьгә күчерелә.
РФ Хезмәт кодексының 95 статьясының 1 өлеше нигезендә 3 ноябрьдә эш көне озынлыгы бер сәгатькә кыскара.
Татарстан Республикасының 1992 елның 19 февралендәге 1448-XII номерлы «Татарстан Республикасының бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталары турында»гы законы нигезендә 6 ноябрь – Татарстан Республикасы Конституциясе көне – эшләми торган бәйрәм көне булып санала, әмма шул ук закон нигезендә ял һәм бәйрәм көннәре туры килгән очракта ял көннәренә өстәмә ял көне бирелми (Татарстан Республикасының 1992 елның 19 февралендәге 1448-XII номерлы законының 1 статьясының 5 өлеше).
Шулай итеп, 2023 елда 4, 5 һәм 6 ноябрь ял көннәре булачак. 3 ноябрь – кыска эш көне.