Алабуганың өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләрнең көндезге ялын оештыруның төрле формалары кулланыла. Аларның берсе – пластилин белән рәсем ясау. Пластилин белән эшләү күләмле картиналар ясау гына түгел, ә тулы терапевтик юнәлеш тә, ул аеруча өлкәннәр өчен нәтиҗәле. Өлкәннәр иҗат аша хисләрен, эмоцияләрен, кәефләрен белдерергә өйрәнәләр. Аларның кайберләре пластилин белән эшләгәндә беренче тапкыр үзләрендә иҗади потенциал ачалар.
Алабуга интернат-йортында яшәүчеләр өстәл уеннары да уйныйлар. Аларга аеруча джакколо ошый. Аны теләсә кайсы яшьтә уйнарга мөмкин.
«Мобиль өйрәнү» проекты кысаларында учреждение белгечләре өлкән яшьтәге кешеләрне компьютер, планшет, ноутбук, смартфон кулланырга өйрәтә. Интернат-йортта даими рәвештә туган көн бәйрәме, китап укук дәресләре уза.
Көндезге эшнең тагын бер популяр төре – кроссвордлар һәм сканвордлар чишү, бу эрудицияне, хәтерне үстерергә мөмкинлек бирә, дуслар арасында аралашуга ярдәм итә.