Спас интернат-йортында традицион булмаган рәсем ясау техникасы белән таныштылар

2023 елның 1 ноябре, чәршәмбе

Танып белү процессын үстерү һәм өлкәннәрдә деменцияне профилактикалау максатыннан Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты белгечләре үз эшләрендә төрле технологияләр кулланалар.

Бер дәрестә өлкәннәр беренче тапкыр эбру техникасы турында белделәр – бу су өстендә рәсем ясау. Мондый иҗади терапия тынычландыра, фантазияне үстерә. Эш нәтиҗәсе интернат-йортта яшәүчеләрне бик сөендерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International