Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә атна саен көндезге тору бүлегендә хезмәт алучылар өчен социаль-көнкүреш адаптациясе буенча дәресләр уза.
Социаль хезмәтләр алучыларда аш-су осталыгы буенча дәресләр зур кызыксыну уята. Һәр атна башында алар киләсе дәресләрдә нинди ризыклар пешерергә өйрәнәчәкләр дип кызыксыналар.
Кулинариядә беренче адымнарын гади бутерброд әзерләүдән башладылар. Хәтта бу гади процесс бераз кыенлыклар тудыра, ләкин һәркемнең моны өйрәнергә теләге бар. Социаль хезмәт алучылар әзерләргә өйрәнгән чираттагы ризык – салат. Һәр дәрес белән рецептлар катлаулана: тәрбияләнүчеләр ботка, йомыркадан ризыклар, аш пешерергә өйрәнәләр, камыр ризыклары пешерәләр. Бу кызыклы процесс әкренләп икътисади белем һәм күнекмәләрне дә формалаштыра. Мәсәлән, ризык әзерләгәннән соң катнашучылар аның бәясен дә исәплиләр.
Шулай ук социаль хезмәтләр алучылар өстәл әзерләргә, савыт-саба юарга өйрәнәләр, механик һәм электр көнкүреш приборларын куллану кагыйдәләре белән танышырга, меню төзергә, билгеле бер ризык әзерләү өчен продуктлар сайларга өйрәнәләр. Аш-су осталыгы буенча дәресләр аларны мөстәкыйльлеккә әзерли, тормышта кирәкле белем һәм күнекмәләрне формалаштыра.