«Исток–Башлангыч» үзәгендә Карау һәм тернәкләндерү мәктәбендә дәресләр дәвам итә

2023 елның 1 ноябре, чәршәмбе

Лениногорск районының «Исток–Башлангыч» социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Карау һәм тернәкләндерү мәктәбе» технологиясен тормышка ашыру кысаларында «Аз хәрәкәтләнүче гражданнарның ашау процессын җиңеләйтү һәм тернәкләндерүнең техник чаралары» дигән темага социаль-тернәкләндерү чарасы узды. Аны социаль эш буенча белгеч Виктория Гобәйдуллина үткәрде.

Агымдагы елның өченче кварталында учреждениедә 44 дәрес үткәрелгән, Карау һәм тернәкләндерү мәктәбендә 41 кеше укытылган. Тыңлаучылар ярдәмгә мохтаҗ туганнарын сыйфатлы карау өчен кирәкле белем һәм күнекмәләр алганнар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International