«Чишмә» социаль хезмәт күрсәтү үзәге өлкәннәр өчен бармак гимнастикасын актив үткәрә

2023 елның 1 ноябре, чәршәмбе

Тернәкләндерү чаралары кысаларында Теләче районындагы «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге тарафыннан «Бармак гимнастикасы» технологиясе буенча эш алып барыла. Бу технология – кулларның, бармакларның хәрәкәтчәнлеген саклап калу һәм яхшырту өчен яхшы мөмкинлек.

Социаль хезмәтләр алучылар социаль хезмәткәрләр белән бергә күнегүләрне рәхәтләнеп башкаралар. Эш барышында түбәндәге шөгыльләр кулланыла: әвәләү, рәсем ясау, массаж тубы белән бармак гимнастикасы, пазллар җыю. Технология ярдәмендә өлкән яшьтәге гражданнарда фикерләү, хәтер, сөйләм яхшыра. Дәресләрдән соң катнашучыларның кәефләре, гомуми хәле яхшы якка үзгәрә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International