Социаль хезмәткәрләр өлкәннәрнең иминлеге турында кайгырталар

2023 елның 1 ноябре, чәршәмбе

Өлкән яшьтәге гражданнарның торак биналарында янгыннарны кисәтү максатыннан Буа районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өй бүлеге хезмәткәрләре ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге гражданнар белән даими рәвештә профилактик эш алып баралар.

Профилактик рейдларның максаты – өлкән яшьтәге гражданнарның игътибарын янгын куркынычсызлыгы таләпләрен төгәл үтәү һәм электр җиһазларын куркынычсыз куллану кирәклегенә юнәлтү. Әңгәмәләр барышында белгечләр янгын чыккан очракта эш итү тәртибен аңлаталар һәм ашыгыч хезмәтләрнең телефон номерларын хәтерләтәләр. Шулай ук автоном янгын хәбәрчеләре урнаштыру һәм аларның эшчәнлеген тикшерү башкарыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International