ЯҢАЛЫКЛАР


2
ноябрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Районның профилактика субъектларының автоматлаштырылган системада нәтиҗәле эшләвен тәэмин итү максатыннан Зәй районында «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге хезмәткәрләре елына ике тапкыр «Социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрне һәм балаларны исәпкә алу һәм мониторинглау» автоматлаштырылган системасы» темасына укыту семинар-практикумнары үткәрәләр.

«Старость в радость» хәйрия фондының «Теш протезлау» проекты ярдәмендә Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәтләр алучылар, алга таба теш куйдыру өчен, шәһәр поликлиникасында стоматологик тикшерү үтә алдылар.

Шушы көннәрдә Зәй районы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре белән юрисконсульт «Без коррупциягә каршы» дигән темага мәгълүмати-профилактик әңгәмә үткәрде.

«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында Кайбыч районында авыл җирлегендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне медицина оешмасына китерү дәвам итә. Район хастаханәсендә өлкән яшьтәге гражданнарга медицина, скрининг тикшерүләре, диспансерлаштыру һәм профилактик медицина тикшерүләре үткәрелә.

Әлмәт муниципаль районында «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә «Көзге каникуллар» профилактик чарасы кысаларында балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар һәм аларның ата-аналары белән «Без юл йөрү кагыйдәләрен үтибез» дигән профилактик чара уздырдылар.

Юл хәрәкәте куркынычсызлыгын арттыру чараларын гамәлгә ашыру кысаларында 1 ноябрьдә Менделеевск муниципаль районындагы «Өмет яры» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Юл йөрү кагыйдәләрен бел һәм сакла» дигән чара узды. Аны «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең профилактика бүлеге начальнигы Мәликә Халикулова белән берлектә үткәрделәр.

Тәрбияче Алексей Шатков җитәкчелегендә Алексеевск районы «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютының мәктәп яшендәге тәрбияләнүчеләре спорт объектлары буенча экскурсиядә булдылар. Чара балаларның спорт корылмалары, спортның төрле төрләре һәм һөнәрләре, авылның спорт тормышы турында күзаллауларын киңәйтүгә юнәлдерелгән иде.

«Фитнес Плюс. Перезагрузка» программасы кысаларында Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогика көллияте базасында «Күңелле эстафеталар» дип аталган спорт чарасы узды. Ул «Татнефть» хәйрия фондының грант акчасына оештырылды.


1
ноябрь, 2023 ел
чәршәмбе

Тиздән, 4 ноябрьдә, Мәскәүдә ВДНХ территориясендә «Россия» Халыкара күргәзмә-форумы ачылачак. Бу масштаблы чара, анда илнең барлык субъектлары, федераль министрлыклар һәм ведомстволар, эре корпорацияләр һәм иҗтимагый оешмалар катнашачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International