Психик тайпылышлары булган гражданнар өчен билгеләнгән Яшел Үзән интернат-йортының «Илһам» хореография коллективы Inclusive Dance XI Халыкара хәйрия бию фестивалендә катнашты. Чара Мәскәүдә узды.
Хореография коллективы составына ун кеше керә, Мәскәүне яуларга аларның җидесе барды. Алар конкурска Екатерина Исаева һәм Нурия Садыйкова җитәкчелегендә әзерләнделәр.
«Әйдәгез биергә!» татар биюе өчен «Илһам» коллективы I дәрәҗә лауреат булды. Шулай ук инклюзив хореография буенча «Зур Inclusive Dance кубогы» конкурсында алар 2 урынны яуладылар.
