Татарстан Республикасының торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге җәмәгать контроле төбәк үзәге «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы белән берлектә «ТКХ видеоярдәмчесе» проектын башлап җибәргән иде.
2023 елның 1–10 декабрендә ел саен үткәрелә торган «Уңайлы мохит» Бөтенроссия тоталь тест акциясе узачак. Чара Халыкара инвалидлар көненә багышланган һәм Россия халкының игътибарын инклюзия, тернәкләндерү, уңайлы мохит һәм инвалидлар хокукларын үтәү темасына җәлеп итүгә юнәлдерелгән.
Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында хезмәт инструкторы Ирина Баранова җитәкчелегендә социаль хезмәтләр алучылар коллаж ясадылар, анда коррупциягә үз мөнәсәбәтләрен белдерделәр.
Чара «Игелекле эшләр көне» девизы астында узды һәм Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты тәрбияләнүчеләрен физик культура белән шөгыльләнүгә һәм сәламәт яшәү рәвешеә җәлеп итүгә юнәлдерелгән иде.
Түбән Кама районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге 2023 елда «Яңа офыклар» проекты белән Авыр тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм фонды грантын отты. Акча Өй микротернәкләндерү үзәген булдыруга бүлеп бирелгән. Конкурс 2027 елга кадәрге чорга Балачак унъеллыгы кысаларында үткәрелә торган чаралар планына керә.
Бөгелмә шәһәренең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге «Скаут кызлары ассоциациясе» төбәкара балалар иҗтимагый оешмасы белән берлектә «Туган ил сулышын саклыйбыз» проектын гамәлгә ашыра башлады. Проект «Татар милли мәдәниятен үстерү һәм традицияләрне саклау» номинациясендә 2023 елда гражданлык җәмгыятен үстерүгә Татарстан Республикасы грантларын бирү конкурсында җиңүче булды.
Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән кертелгән «Демография» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында Лениногорск районының «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы мәгълүмати чара үткәрде. Гражданнарга социаль контракт төзү һәм үзмәшгуль буларак теркәлү тәртибе турында сөйләделәр.
Лаеш мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр өчен иганәчеләр бәйрәм оештырдылар. Чара учреждениене төзекләндерү буенча «Уңайлы оя» хәйрия проектын тәмамлады.
Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге базасында «Иртә ярдәм: балаларга һәм аларның гаиләләренә иртә ярдәм күрсәтү буенча ведомствоара мөнәсәбәтләр» дигән темага ведомствоара түгәрәк өстәл узды.
Мамадыш районы «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре «Балаларга коррупция турында» дигән мәгълүмати сәгать үткәрделәр. Чара балаларда коррупциягә каршы караш формалаштыру өчен шартлар тудыру максатыннан оештырылды.