ЯҢАЛЫКЛАР


7
декабрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Кукмараның «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә инвалидлар декадасы чаралары планы кысаларында концерт узды. Тернәкләнү курсын узучы балалар алдында концерт программасы белән балалар сәнгать мәктәбе укучылары чыгыш ясады.

6 декабрьдә Казан шәһәренең «Восхождение» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә I, II һәм III төркем инвалидлар, шулай ук инвалид балалар һәм аларның вәкилләре өчен түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча чара узды. Чараны Татарстан Республикасы Дәүләт юридик бюросы оештырды.

Бөгелмә районында инвалидлар декадасы кысаларында «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре һәм тәрбияләнүчеләре инвалид баланы тәрбияләүче Горчановлар гаиләсенә бардылар.

Түбән Кама районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге Түбән Кама шәһәренең «Гаилә» гаиләгә, аналыкка һәм балалыкка социаль ярдәм күрсәтү һәм мәдәни үсеш үзәге белән берлектә «ПоМожем» социаль проекты белән гражданлык җәмгыятен үстерүгә Татарстан Республикасы грантларын бирү конкурсында җиңүче булды.

Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә инвалидлар декадасында «Яхшы тарихлар» пансионаты вәкилләре белән социаль хезмәтләр алучыларга бару яхшы традициягә әверелде. Пансионат активистларының ходункилар һәм азык-төлек җыелмаларын сатып алуда ярдәм күрсәтүе социаль хезмәтләр алучылар өчен күңелле вакыйга булды.

5 декабрьдә «Апрель» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә социаль яклау органнары һәм Россия Социаль фонды вәкилләре белән очрашу узды. Чара инвалид балаларның ата-аналары өчен оештырылды.

5 декабрьдә Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге базасында социаль хезмәтләр алучылар өчен китапханә хезмәткәрләре «Сезгә игелек һәм шатлык бүләк итәбез» дигән чара уздырдылар.

3 декабрьдә Алексеевск районындагы балалар һәм яшүсмерләр өчен «Кайгырту» социаль приютында тәрбияче Марина Сәгыйдуллина толерантлык сәгате үткәрде. «Без бары тик башка төрле» видеосын карагач, балалар физик яки акыл ягыннан бернинди кимчелекләр дә кешегә актив, тулы тормыш алып барырга, куелган максатларга ирешергә, иҗат итәргә, уңышлы булырга комачаулый алмый икәнен аңладылар.


6
декабрь, 2023 ел
чәршәмбе

6 декабрьдә «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре инвалид балаларның ата-аналары өчен ведомствоара түгәрәк өстәл оештырдылар.

Буа районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында актив озын гомерлелек принциплары уңышлы тормышка ашырыла. Төп максат – өлкән яшьтәге кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшырту.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International