«Гармония» социаль хезмәт күрсәтү үзәге актив озын гомерлелек принципларын тормышка ашыра

2023 елның 6 декабре, чәршәмбе

Буа районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында актив озын гомерлелек принциплары уңышлы тормышка ашырыла. Төп максат – өлкән яшьтәге кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшырту.

«Гармония» үзәге базасында өч ел дәвамында эшли торган Скандинавия йөреше буенча дәресләрдә катнашучылар төркемендә актив озын гомерлелек принциплары төгәл үтәлә. Дәресләрдә катнашучылар тренажерларда шөгыльләнәләр һәм шәһәр паркында йөриләр.

Скандинавия йөреше белән даими шөгыльләнү йокысызлыкны кисәтә һәм аек акыл саклый. Статистика күрсәткәнчә, физик яктан актив кешеләрдә Альцгеймер авыруы барлыкка килү куркынычы 50 % кимрәк», – ди комплекслы үзәк белгечләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International