6 декабрьдә «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре инвалид балаларның ата-аналары өчен ведомствоара түгәрәк өстәл оештырдылар.
Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Наталья Николаева рәислегендә уздырылган чара барышында шифаханә-курорт дәвалануына юлламалар, пенсия белән тәэмин итү, медицина хезмәте күрсәтү, социаль такси, адаптив физик культура белән шөгыльләнү, психолог, логопед, дефектолог һ. б. дәресләре белән балаларны тәэмин итү мәсьәләләре каралды.
Очрашу ахырында Наталья Николаева ата-аналарга сертификатлар тапшырды, ә балаларга «Агро Союз» ҖЧҖ биргән татлы бүләкләр бирелде.