Инвалидлар декадасы кысаларында Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Бердәм Россия» партиясенең Спас җирле бүлекчәсе башкарма сәркатибе Надежда Храменкова булып китте.
5 декабрьдә Казан Ратушасының колонналар залында II Республика инклюзив балы узды. Бу 14 яшьтән өлкәнрәк инвалидларны берләштергән социомәдәни вакыйга. Быел балда Казан, Әлмәт, Яр Чаллы, Түбән Камадан 90 кеше катнашты.
Озак вакыт карау системасын гамәлгә ашыру кысаларында Казанның Совет районында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә Тернәкләндерү һәм карау мәктәбендә дәрес үткәрделәр. Чарада социаль хезмәтләр алучы өлкән яшьтәге гражданнарның һәм инвалидларның туганнары катнашты.
Бүген 2024 елга ТР Хезмәт министрлыгының өстенлекле максатлары һәм бурычлары өчен онлайн-тавыш бирү тәмамлана
Халыкара инвалидлар көне кысаларында Югары Ослан муниципаль районының «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында учреждение белгечләре җирле инвалидлар җәмгыяте рәисе Рәис Мөхәммәтҗанов белән берлектә гражданнарны кабул иттеләр.
Инвалидлар декадасы кысаларында бүген Минзәлә районында ел саен үткәрелә торган «Яхшылык өчен игелек» хәйрия ярминкәсе узды. Чарада шулай ук Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты белгечләре һәм социаль хезмәт алучылар катнашты.
Алабуганың өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында кышның беренче көннәреннән үк Яңа ел бәйрәмнәренә әзерлек башланды.
Инвалидлар декадасы кысаларында Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенә «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең Арча районындагы профилактика бүлеге башлыгы Энҗе Мөхәммәтҗанова һәм ЮХИДИ дәүләт инспекторы Михаил Светлаков килде.
Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Яңа елга әзерлек бара. Монда Кыш Бабай остаханәсе ачылды.
Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында романслар кичәсе Халыкара гитара көненә багышланды.