5 декабрьдә Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге базасында социаль хезмәтләр алучылар өчен китапханә хезмәткәрләре «Сезгә игелек һәм шатлык бүләк итәбез» дигән чара уздырдылар.
Социаль хезмәтләр алучылар игелек һәм мәрхәмәтлек турында видеолар карадылар, шулай ук әдәби һәм музыкаль табышмакларны чиштеләр. Чара ахырында «Чикләрсез тормыш» китап күргәзмәсе белән таныштылар. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән китаплар тормыш авырлыкларын җиңгән кешеләр белән таныштыра.
Чарада 10 кеше катнашты.