Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә инвалидлар декадасында «Яхшы тарихлар» пансионаты вәкилләре белән социаль хезмәтләр алучыларга бару яхшы традициягә әверелде. Пансионат активистларының ходункилар һәм азык-төлек җыелмаларын сатып алуда ярдәм күрсәтүе социаль хезмәтләр алучылар өчен күңелле вакыйга булды.
«Ышаныч» комплекслы үзәге карамагындагылар пансионат вәкилләренә игътибар, игелек һәм юмартлылык өчен зур рәхмәт белдерделәр.