Ел саен инвалидлар декадасы кысаларында Зәй районының «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен түләүсез юридик ярдәм сәгате үткәрелә.
5 декабрьдә, Волонтер көнендә, Лениногорск районында «Актив озын гомерлелек» проектында катнашучылар «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өй бүлеге белгечләре белән бергә түгәрәк өстәл артында уртак очрашу оештырдылар.
Инвалидлар декадасы кысаларында Казан шәһәренең «Восхождение» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә төрле чаралар планлаштырылган. Шушы көннәрдә чаралар циклы кысаларында иҗат кичәсе узды.
Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Халыкара волонтерлар көненә түгәрәк өстәл үткәрделәр. Ул социаль хезмәтләр алучылар арасыннан «көмеш» волонтерлар җыйды.
5 декабрьдә Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты җитәкчесе Наталья Елхова һәм учреждениенең өлкән шәфкать туташы Илүзә Нәҗмиева фәнни-гамәли конференциядә катнаштылар. Чара «Демография» илкүләм проектында каралган өлкән буын гражданнарына системалы ярдәм күрсәтү һәм тормыш сыйфатын күтәрү программасын тормышка ашыру максатында оештырылды.
Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре 4 декабрьдә медицина көллиятендә оештырылган хезмәткәрләр һәм студентлар белән мәгълүмати очрашуда катнаштылар.
Инвалидлар декадасы кысаларында Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Тигез мөмкинлекләр спорты» девизы астында спартакиада узды.
Бүген Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасының конгресс-залында «Үзләрен җиңгәннәр» дигән чара узды. Аның максаты – җәмгыятьтә тормыш эшчәнлегендә чикләре булганнарга карата җәмгыятьтә уңай һәм дустанә мөнәсәбәт формалаштыру.
Алабуганың өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында 2 нче балалар сәнгать мәктәбе укытучылары Рафик Нургалиев һәм Нателла Нургалиева «Яңа ел открыткасы» мастер-классын үткәрделәр.
Инвалидлар декадасы кысаларында Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Минзәлә беренчел оешмасы иҗат коллективы булды. Алар чын бәйрәм – «Мәхәббәт бүләк ит, яхшылык сакла» концертын үткәрделәр.