3 декабрьдә Алексеевск районындагы балалар һәм яшүсмерләр өчен «Кайгырту» социаль приютында тәрбияче Марина Сәгыйдуллина толерантлык сәгате үткәрде. «Без бары тик башка төрле» видеосын карагач, балалар физик яки акыл ягыннан бернинди кимчелекләр дә кешегә актив, тулы тормыш алып барырга, куелган максатларга ирешергә, иҗат итәргә, уңышлы булырга комачаулый алмый икәнен аңладылар. Ахырда педагог балалар белән Алексеевск өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр өчен кечкенә концерт видеоролигын төшерде.
4 декабрьдә үзәк китапханәдә «Үз-үзеңә ышан!» түгәрәк өстәле узды. Белгеч инвалид балалар, Паралимпия уеннары геройлары, аларның проблемалары турында сөйләде. Балалар уен-экспериментларда катнаштылар.
5 декабрьдә приютта тәрбияләнүчеләр» әкият белән мөмкинлекләре чикле балаларга килеп, аларга истәлекле бүләкләр бүләк иттеләр.