Зәй районында инвалидларга түләүсез юридик ярдәм күрсәтелде

2023 елның 7 декабре, пәнҗешәмбе

Ел саен инвалидлар декадасы кысаларында Зәй районының «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен түләүсез юридик ярдәм сәгате үткәрелә.

Өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегенең социаль эш буенча белгечләре инвалид кешеләрен кызыксындырган сорауларны алдан ук ачыклады. Аларның күпчелеге техник тернәкләндерү чараларын алуда үзгәрешләргә кагыла. «Шатлык» үзәге юрисконсульты барлык сорауларга җаваплар бирде һәм һәр граждан өчен бушлай юридик консультация үткәрде.

Очрашулар социаль хезмәтләр алучыларның өендә, шулай ук инвалидларның туганнары өчен комплекслы үзәктә уздырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International