Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты карамагындагылар зур спорт бәйрәмендә катнаша алдылар, аны шәһәр инвалидлар җәмгыяте әгъзалары оештырды. Чара «Лидер» спорт комплексында узды.
Кукмара районының «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге тәрбияләнүчеләре «Луч – 2023. Хис итә белгән кешеләр» Бөтенроссия фестивалендә катнаштылар.
Яр Чаллының «Кояшкай» сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә социаль педагоглар «РостРесурс» инвалидларны тернәкләндерү ассоциациясе активистлары белән берлектә «Бергәләп без күбрәк эшли алабыз» дигән музыкаль-спорт чарасы уздырды.
Инвалидлар декадасы кысаларында Әлмәт муниципаль районында «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре инвалидлар иҗтимагый оешмасы һәм волонтерлар хәрәкәте вәкилләре белән очрашу оештырдылар.
Россиядә инвалидлар декадасы уза, анда волонтерлар да актив катнаша. Алар игелекле йөрәкле кешеләр. Декадада Минзәләнең өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортына 11 нче «Шатлык» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр концерт программасы белән килделәр.
Зәй районында ел саен сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре инициативасы белән «Яшьлек» боз сарае базасында Физик культура, спорт һәм туризм идарәсе вәкилләре, волонтерлар һәм хәйриячеләр белән берлектә ведомствоара шәһәр чарасы оештырыла.
«Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге белгечләре тәрбияләнүчеләр белән берлектә Яр Чаллы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында концерт программасы белән булдылар. Чара инвалидлар декадасына багышланган иде.
Бүген Халыкара инвалидлар көнен бәйрәм итү кысаларында Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортына кунаклар килде: ТР Дәүләт Советы депутаты Ринат Гайзатуллин һәм Буа муниципаль районы башлыгы Ранис Камартдинов. Кунаклар өлкән яшьтәге кешеләрне котладылар һәм аларга нык сәламәтлек һәм озын гомер теләделәр.
Зәй районы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгечләре үз карамагындагылар өчен төрле чаралар үткәрү формаларын төрлеләштерергә омтыла.
1 декабрьдән 10 декабрьгә кадәр Югары Ослан муниципаль районының «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә инвалидлар декадасы кысаларында «Бүләккә язылу» хәйрия акциясе үткәрелә. Аның максаты – җәмәгатьчелек игътибарын инвалидлар проблемаларына җәлеп итү.