5 декабрьдә, Волонтер көнендә, Лениногорск районында «Актив озын гомерлелек» проектында катнашучылар «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өй бүлеге белгечләре белән бергә түгәрәк өстәл артында уртак очрашу оештырдылар.
«Көмеш» яшьтәге волонтерларны үзәк директоры Елена Әхмәтҗанова сәламләде. Ул аларга түләүсез хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм киләчәктә яңа казанышлар, уңышлар теләде.
Түгәрәк өстәлнең төп максаты – «көмеш» волонтерларның эш юнәлешләре турында фикер алышу, аларның казанышлары белән танышу.
Волонтерларның алга таба нәтиҗәле эшен оештыру максатыннан, очрашуда катнашучылар тарафыннан анкета-сораштыру эшләнде, ул 2024 елга «Актив озын гомерлелек» проектының өстенлекле бурычлары турында кирәкле мәгълүмат җыярга мөмкинлек бирәчәк.