Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Халыкара волонтерлар көненә түгәрәк өстәл үткәрделәр. Ул социаль хезмәтләр алучылар арасыннан «көмеш» волонтерлар җыйды.
Күптән инде «Сүнмәс йөрәкләр» волонтерлык отрядында катнашучы Любовь Овчарованың хикәясен зур игътибар белән тыңладылар. Ул ак чәчле җәмәгатьчеләрнең аз хәрәкәтләнүчеләр файдасына күпме яхшы эшләр башкарулары турында сөйләде.
Наталья Котова бәйрәмнең әһәмиятенә тукталды һәм учреждение җитәкчелеге исеменнән «көмеш» волонтерларга рәхмәт белдерде.
Отряд әгъзалары үз сафларына яңа волонтерлар Андрей Беляков һәм Валентина Павлованы кабул итәргә карар кылдылар. Алар, «Сүнмәс йөрәкләр» отрядын берләштергән барлык кешеләр кебек үк, битараф булмаган кешеләр, мохтаҗларга һәрвакыт ярдәм итәргә әзер.