2023 елда балалы гаиләләргә ярдәм итүгә аерым игътибар бирелде. Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы аша балалы гаиләләргә социаль ярдәм чараларына 14,3 млрд сум юнәлтелгән, шул исәптән республика бюджетыннан 12,5 млрд сум, – бу Министрлык бюджетының һәр икенче сумы.
11 гыйнварда Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәген тәмамлаучы, «Абилимпикс» профессиональ осталык милли чемпионаты җиңүчесе Азалия Яфясованың концерты булды. Яшь башкаручы үз чыгышы белән үзәк хезмәткәрләрен, тәрбияләнүчеләрне һәм аларның әти-әниләрен сөендерде.
Бүген Министрлыкның «Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау: 2023 ел нәтиҗәләре һәм 2024 елга бурычлар» дигән киң вәкиллекле йомгаклау утырышы узды.
Бүген Буа районы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында иске Яңа елны билгеләп үттеләр. Учреждение белгечләре тарафыннан «Яңача Буратино маҗаралары» тамашасы оештырылды.
2023 елда үлем очракларысыз урман хуҗалыгы, мәгариф, сәламәтлек саклау, спорт оешмалары эшләде.
Гомумроссия күрсәткече – 27,78 %.
Минзәләнең өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәтләр алучылар өчен иске Яңа ел бәйрәм атмосферасы булдырылды. Моның өчен тәрбияче Ирина Мөслимова «Мелодияне танып бел» уенын үткәрде.
Иске Яңа елны бәйрәм итү Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында традициягә әверелде.
Татарстан Республикасы хезмәт базарындагы киеренкелек коэффициенты шартлы рәвештә бер вакансиягә 0,08 кеше тәшкил итә. Рәсми эшсезләр сыйфатында 4 197 татарстанлы теркәлгән.
Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында ташландык материалдан аяк киеме ясау буенча мастер-класс узды. Бу технологияне учреждениедә узган ел сынап карадылар. Интернат-йортта яшәүчеләрнең берсе, 76 яшьлек Рәшит Кәлимуллин, хәтта ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы ел саен ведомство карамагындагы стационар учреждениеләр арасында уздырган «Безнең төбәк осталары» республика конкурсында призер булды.