ЯҢАЛЫКЛАР


11
гыйнвар, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында шашка һәм «Диңгез сугышы» уены буенча ярышлар оештырылды.

Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән кертелгән «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында Югары Ослан районының «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәткәрләре үз эшләрендә «Хатирәләр терапиясе» технологиясен куллануны дәвам итәләр.

«Музей һәм балалар» атналыгы кысаларында Минзәлә районының «Тургай» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютының өлкән тәрбияләнүчеләре Иске Матвеевка авылындагы мәктәп музеенда булдылар. Анда алар узган меңьеллыкның тарихи кыйммәтләре белән таныштылар.

Яңа ел каникуллары көннәрендә Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты белгечләре учреждениедә яшәүчеләр белән чаралар үткәрүне дәвам иттеләр.

Лаеш мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә фольклор кичә узды.

Стратегик инициативалар агентлыгы һәм Росконгресс фонды «Знай наших» Россиянең яңа брендлары конкурсын үткәрә. Аның максаты – илнең барлык төбәкләрендә перспективалы Россия брендларын үстерүгә ярдәм итү.

Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлеге карамагындагылар өчен бию дәресләре дәвам итә.


10
гыйнвар, 2024 ел
чәршәмбе

Бүген Буаның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында саф һавада чара узды. Социаль хезмәтләр алучылар учреждение белгечләре оештырган «Боз патшалыгында, карлы дәүләттә» миниатюрасында катнаштылар.

Арча районының «Шәфкать үзәге» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге мәгариф, сәламәтлек саклау, социаль хезмәт күрсәтү, спорт һәм мәдәният оешмаларының «ВКонтакте» социаль челтәре төркемнәре (берләшмәләре) арасында 2023 елда иң яхшы төркем (берләшмә) бөтенроссия интерактив конкурсында катнашты.

Буаның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортына аз хәрәкәтләнүче социаль хезмәт алучыларны котларга Кыш Бабай килде. Интернат-йортта яшәүчеләр бик күп уңай эмоцияләр алдылар, кунакка шигырьләр сөйләделәр, Яңа ел җырлары җырладылар. Һәркем татлы бүләк алды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International